Газетага язылу

2030 елга Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны 30 процентка җитәчәк

Республикада яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе - өлкәннәр. Демографик фаразлар буенча, 2030 елга әлеге күрсәткеч 30 процентка җитәчәк. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Халкының составы буенча Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәт иң «яшь» шәһәрләр булып кала, ә иң «картлар» – Ютазы, Питрәч һәм Зәй районнары.

Өлкән яшьтәге пациентлар поликлиникаларга 5,9 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткән. Көндезге стационарларда өлкән яшьтәге 108 мең кеше (гомуми күләмнең яртысы диярлек) дәваланган. Тәүлек буе эшли торган стационарларда 240 мең өлкән яшьтәге пациентка ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм бригадалары өлкән яшьтәге авыруларга 305 мең тапкыр барган.

Өлкәннәрне дәвалау үзенчәлекләрен исәпкә алып, республикада гериатрия хезмәте эшли: 56 кабинетта 18 меңнән артык кешене кабул иткәннәр, 205 койкада 3,8 мең пациент дәваланган.

«Өлкән яшьтәге кешеләргә дару препаратларын башка төрле дозаларда билгеләргә, полипрагмазияне күзәтеп торырга кирәк. Шул ук вакытта, пациентта еш кына берьюлы икедән бишкә кадәр хроник авыру була», – дип аңлатты министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре