Газетага язылу

2050 елга Россиядә транспортның 50 проценты пилотсыз булырга мөмкин

Россия Транспорт министрлыгы пилотсыз автомобильләр турындагы закон проектын әзерләде. Анда 2050 елга илдә пилотсыз транспорт күләме 50 процентка җитүе хакында әйтелә.

Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Документта закон Россия Федерациясе автомобиль юлларында һәм трамвай юлларында югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләүне хокукый җайга салу нигезләрен билгели дип күрсәтелә.

Әгәр закон кабул ителсә, 2027 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.

Октябрьдә вице-премьер Виталий Савельев Транспорт министрлыгына пилотсыз автомобильләр хәрәкәте турында закон проектын эшләргә һәм аны 2026 елның беренче кварталында Хөкүмәт каравына кертергә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре