Газетага язылу

Авыл тоткалары: җирлек башлыгы халык өчен кырыс түрәме, әллә акыллы киңәшчеме?

Авыл халкы таләпчән бүген: аңа сыйфатлы юлы да, якты уты да, ял итәр урыны да кирәк. Матур сүзгә генә ышанмый, кешенең эшенә карап бәя бирә ул.

Авыл тоткалары: җирлек башлыгы халык өчен кырыс түрәме, әллә акыллы киңәшчеме?

Каядыр хат язганчы, башта җирлек башлыгына – үзе ышанган кешегә килә. Ә гозерне үтәр өчен акча һәм мөмкинлекләрдән бигрәк, урында утырган кешенең авылдашларын ишетә белүе дә мөһим. Җирлек башлыгы халык өчен «кырыс түрә»ме, әллә «акыллы киңәшче»ме? Бәйрәмнәре алдыннан хакимият белән халык арасында күпер салучылар турында сөйләштек.

 

Агы бар, карасы

Бу көннәрдә Кукмара районының бер авылында авыррак тормышта яшәүче гаиләгә мунча җиткезеп киләләр. Эшмәкәр егет үз исемен күрсәтүгә каршы булганга, авылын язмыйбыз. Шуны гына әйтә алабыз: игелекле эшләрнең башлангычында җирлек башлыгы тора.

 

– Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Язмыш мине дә сынады. Кызым, начар юлга кереп китеп, төрмәгә эләкте. Хәзер аның өч баласын, ягъни оныкларымны үзем тәрбиялим. Яшереп тормыйм, тормыш алып барырга авыр. Бар булганын җиткереп яшәргә тырышабыз, – ди Гөләндәм Касыймова. – Узган ел рамазан аенда өебезгә җирлек башлыгы Рәсим (исемнәр үзгәртелеп бирелде) белән эшмәкәр егет килеп керде. Хәл-әхвәлләрне белешкәч, нинди дә булса ярдәм кирәкмиме, дип сорадылар. Бәлки йортыгызны карарга, коймаларыгызны рәтләргәдер, диделәр. Безнең мунча бик искергән, кереп юынырлык түгел иде. Балалар булгач, мунча бик кирәк. Шуны сорадым. Шулай итеп, бүген ишегалдыбызда бик матур, бүрәнәдән мунча төзелеп килә. Җирлек башлыгына рәхмәтем әйтеп бетергесез зур. Ул һәрвакыт хәлне белешеп, ярдәм итеп тора. Безгә генә түгел, башкаларга да яхшы мөнәсәбәттә. Эшмәкәр егеткә дә, төзүчеләргә дә башымны иеп рәхмәт әйтәм.

 

Юкка гына җирлек башлыгын «авылның сулышын тоеп торучы кеше» димиләр инде. Кешеләр белән уртак тел табу, һәркемнең күңеленә юл яру җиңел хезмәт түгел. Аның турында авылдашлары кыска гына: «Үзебезнеке!» – ди. Бу сүз – башлык өчен иң югары бәя. Чөнки «үзеңнеке» булу өчен халык белән бергә кайгырырга, бергә шатланырга, кышкы бураннарда юл ачканда да, су белән ут беткәндә дә кулга-кул тотынып эшләргә кирәк.

 

– Урта Аты җирлеген инде җиде ел авылдашыбыз Резеда Батталова җитәкли. Шуннан бирле гел үзгәрешләр, яңалыклар гына булып тора. Аңа кадәр авылыбыз үги бала шикелле иде. Резеда иске мәктәпне сүтеп яңарттырды, урам утларын көйләде, юлларны карады. Безнең авылга су кермәгән, һәр йортта кое бар. Быел «Чиста су» программасына кергәнбез икән, хәзер инде шуны көтәбез. Нинди генә сорау белән барсак та, кире борып чыгарганы юк. Нинди яңа ярдәм чарасы бар, аны ничек алырга, кемгә ничек уңайлы – барысын да белешеп тора. Узган ел сыер тотучылар субсидия алсын өчен, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, документ эшләрен җайлады. Быел бозау алганның компенсациясен кайтару турында да алдан ук хәбәр итте. Башка авылларга да начар түгел, анда да гел карап тора, – ди Арча районының Урта Сәрдә авылыннан Илфира Зарипова. 

 

Билгеле, җирлек башлыклары арасында да төрлесе бар. Булдыклы, халык мәнфәгатьләрен чын күңелдән кайгыртучы, авылдашлары белән киңәшеп эшләүчесе янында көн үтсенгә йөрүчесе, җитди сорауларда «теше үтмәүчесе» дә бар.    

 

– Без башлыкның төрлесен күрдек. Сүзебезне санга сукмаганын да, үзара салым акчаларына кыл да кыймылдатмаганын да, проблемаларга битараф булганын да. Шактый вакыт авыл хуҗасыз да торды, – ди Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Лилия Купаева. – Газеталардан булдыклы башлыклар турында укый идек тә гарьләнә, ачулана, үртәлә идек. Шөкер, хәзергесе үз авылыбыздан. Кулыннан килгәнне эшләп тора. Аның үзебезнеке булуы, һәр йорттагы хәлне белеп торуы халык белән уртак тел табып, ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итә. 

 

Ут җитәкче

«Йөгереп барган атны да туктатыр». Яшел Үзән районының Олы Җәке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага бик тә туры килә торган сүзләр бу. Кирәк икән, тракторын кабызып, карын эттерер, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүчесен акылга утыртыр, төпле киңәшен бирер. 25 елга якын биш авылны берләштергән җирлеккә хуҗа ул. Соңгы елларда авыл тирәсенә яңа бистәләр сала башлаганнар. Берсендә генә 2500 участок (!!!) бар ди. Башкарасы эшләре турында уйлаганда гына да чәчләр үрә торырлык. Тик бирешергә ярамый. Халык белән уртак тел табып эшләү өчен авторитетка ия булырга кирәк, ди Фирая ханым. Ә менә аңа ничек ирешергә?

 

– Кешегә файдам тисен, дип тотынасың икән, үзең турында онытырга туры киләчәк. Гаиләң дә, хуҗалыгың да икенче, өченче планга күчә. Авыл кешесе нинди генә сорау белән килсә дә, булышырга тырышабыз. Без Казанга якын булгач, чыгып китәргә теләүчеләр күп, ләкин йөреп эшләү бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә андыйларга ничек тә ярдәм итү җаен карыйбыз. Моннан күп еллар элек авылда зур янгын булды. Дүрт йорт янып көлгә әйләнде. Ул чакта безнең резерв фондында унбиш мең сум акча бар иде. Бик булышыр идең дә, бюджет чикле, мөмкинлекләр бик аз. Иң авыры да шул. Шуңа күрә иганәчеләр таптык, Министрлар Кабинетына да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Барыбыз бергә зыян күрүчеләрне түбәле иттек, шөкер, – ди ул.      

 

Фирая ханым районда да, Казанда да ишеттерә белә сүзен. Шуңа күрә аны халык һәм хезмәттәшләренең фикерен курыкмыйча җиткерә алучы буларак та хөрмәт итәләр.   

 

– Җирлек башлыкларының бер авырткан җире бар. Җәй көне генә яшәүче «дачник»лар үзара салым акчасын түләми. Законда язылмагач, мәҗбүр дә итә алмыйбыз. Югыйсә бит алар шул ук юлдан йөри, чүбен чыгара, җәен иң күп су тотучылар да шулар. Ә андыйлар бездә бик күп. Шуңа күрә алар да үзара салым түләсен, дигән тәкъдим белән чыккан идек. Соңгы елларда шушы мәсьәләне уңай якка чишеп булмасмы икән, дип тырышып йөрибез, – ди җирлек башлыгы. 

 

Аның әйтүенчә, еллар узган саен авыл кешесенең саны да, сыны да үзгәрә.  

 

– Эшли башлаган елларда халык бик тыныч, күндәм иде. Тик тора-бара «теш»ен күрсәтүчеләр дә арта башлады. Хәзер интернет заманы, аңласалар да, аңламасалар да, закон телендә сөйләшәләр. Тик шулай да мин үзебезнекеләрне бердәм дим. Менә хәзер авылларда, зиратларда өмә башланды. Дәррәү кубып чыгар өчен бер сүз җитә. Рәхмәт аларга. Берничә көннән пенсиягә чыгасы кеше мин. «Булды, җитте, туктыйм. Яшьләр эшләсен», – дим. Тик бер дә җибәрәселәре килми шул әле, – ди Фирая Фәйзуллина.     

 

«Үпкә белән киттем» 

Эшеңне бәяләсәләр, тырышлыгыңны күрсәләр, рәхәт инде ул. Ә менә нахакка рәнҗетсәләр, тырнак астыннан һаман кер эзләп торсалар, күңел үзеннән-үзе сүрелә шул. Апас районындагы бер авыл җирлеген унбиш ел җитәкләгән Рузия Низамованы менә шулай эшеннән китәргә мәҗбүр иттеләр. Аның турында газетабызда ике ел элек зур язма басылып чыккан иде. Кызганыч, ул вакыйгалардан соң Рузия ханым авылдагы эшен калдырып, башка эшкә күчәргә мәҗбүр булды.

 

– Елап, гарьләнеп китсәм дә, авыл халкына үпкәм юк минем, чөнки зыянны читтә яшәүчеләрдән күрдем. Шушында туып үсеп, читтә гомер итүчеләр авылны үз законнары белән яшәтмәкче иде. Тик ничек кенә теләсәк тә, авылда шәһәр мохите тудырып булмый. Безгә дә «икенче сорт» кешеләр кебек караш булды. Гомер буе авылда бил бөгеп, матур гаиләләр корып, зур йортлар салган кешеләрнең сүзе, фикере аста калды. Хәзер дә авылда тынычлык юк, халыкның бердәмлеге югалды, – дип сөйли Рузия Низамова. – Эшләгәндә, «Булсын!» – дип эшләдем. Башка җирлекләр 300–500 сум үзара салым җыйганда, без 1000–1500 сум биреп, күп эшләр эшләдек. Нәрсәләр эшләвемне сөйләп тормыйм. Җитәкчеләр дә зурлап кына торды үземне. Иң мөһиме – авыл кешесе белән яхшы мөнәсәбәттә булдым. Әле дә бик якын күрәләр. Нинди генә очраклар булса да, авырлык китермәскә тырыштым. Исерек булса – айныр, ялгашкан булса – аңлар, дидем. Кеше рәнҗешеннән бик курыктым. Бу бит минем авылым, ә кешеләре күңелемә якын, дип эшләдем. Шуңа күрә авылдашларымның күзенә оялмыйча туры карый алам.

 

Җирлек башлыгы – авылның күчәре, ә халык – аның куәте. Менә шулар берләшкәндә, су да бетми, ут та сүнми, юллар да ачыла, капкалар да ябылмый. Иң мөһиме – арада кешелеклелек җебе өзелмәсен. Башлыкның «халык өчен» дип янган йөрәге кешеләрнең «Безнеке!» дигән горурлыгы белән очрашканда, авыл да яши

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре