21 яшьлек хоккейчының машинасыннан 800 мең сум урлаганнар

Мәскәүдә Түбән Новгородның "Торпедо" хоккей клубы уенчысы Егор Синегубкинның машинасыннан 800 мең сум акча урлаганнар.  

21 яшьлек Егор Синегубкин машинасын "Москва-Сити" стоянкасында калдырган була, ләкин машинасын ябарга оныта. Салонда акчалар салынган рюкзак булган. Хоккейчы кире килгәндә аннан җилләр искән булган.

Полиция хезмәткәрләре каракны эзли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре