Чаллыда ике ир-ат, 22 яшьлек егетне алдап, 140 мең сумлап акчасыннан коры калдырганнар. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларын таянып яза.
Урамда йөргәндә, егет янына ике ир-ат килеп, Грузия акчасын (лари) Россия акчасына алыштыруны сораган. Моның өчен егетнең банк картасы һәм мобиль кушымта кирәк булган. Шундый мәрхәмәтлелеге өчен егеткә 10 мең сум түләргә вәгъдә иткән.
Егет, ризалашып, ир-атлар белән якындагы банкоматка юл тоткан. Аларга “акча алыштыру” өчен үзенең мобиль телефонын да биргән. Мошенниклар, терминалдан берничә тапкыр акча алу омтылышы ясагач, ниһаять, булды, клиент счетына да, сезгә дә акча күчте, дигән.
Соңрак егет үзенең исеменә 139 мең сум кредит рәсмиләштерелүен ачыклаган. Ул шундук полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез