25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

25-26 августта Казанда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары узачак. Алар турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Чаралар 10:00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында башлана. Шуннан соң шәһәрнең 1 нче Май мәйданында урнашкан каһарман-шагыйрь һәйкәле янында искә алу мәрәсиме узачак. Әлеге чарада Россия Язучылар берлегеннән Николай Иванов катнашуы көтелә. «Ә 26 август кичендә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестиваленең гала-концерты үтәчәк», – дип сөйләде Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре