25 августта Туфан Миңнуллины искә алу чаралары узачак

Исән булса, 25 августта күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 90 яшь тулган булыр иде. Быел да бу көнне Казанда һәм аның туган ягы – Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында берничә зур чара булыр дип көтелә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сөйләвенчә, 25-27 августта Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары узачак. «Драматурглар, режиссерлар белән берлектә яңа пьесалар уку, алар турында фикер алышу формасында уздырырга ниятлибез. Бу семинарны уздыруга һәм аның нәтиҗәләренә Туфан абзыйның рухы шат булыр дип уйлыйм», – диде ул.

25 август кич белән Камал театрында «Апуш» балалар татар театр студиясенең «Күзлек» лабораториясенә йомгак ясалачак. Анда Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Авыл эте Акбай» мюзиклы күрсәтеләчәк. Ә Олы Мәрәтхуҗада исә әдипнең исемен йөртүче Түбән Кама театры «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен күрсәтәчәк.

30 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Туфан Миңнуллин яшәгән йорт фасадында истәлек тактасы ачылуы көтелә. Шулай ук көз көне Камал театрында әдипнең 90 еллыгы уңаеннан зур тантана узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре