Газетага язылу

26 сентябрьдә Татарстанда «Татарстан кроссы» һәм «Милләтләр кроссы» узачак

26 сентябрьдә Татарстанда «Татарстан кроссы – 2026» республика массакүләм ярышлары һәм «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне узачак.

Чаралар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгы ТР хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган, дип яза Татар-информ.

Ярышларда барлык яшьтәге кешеләр дә катнаша алачак. Муниципалитетларда үзәкләштерелгән массакүләм старт һәм мәдәни-күңел ачу программасы оештырыла. Ярышларга мәктәп укучыларын, студентларны, республика предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен җәлеп итү ниятләнә.

Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә ике чараны да үзәкләштерелгән массакүләм старт һәм мәдәни-күңел ачу программасы белән аралаштырып үткәрергә тәкъдим ителде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре