3 меңгә якын машина су төбенә киткән

Тын океанда 3 меңгә якын автомобиль төялгән Morning Midas корабы 3 атнага сузылган янгыннан соң су төбенә киткән. Бу хакта “ТАСС” The Wall Street Journal мәгълүматларына таянып яза.

Корабка 3 июньдә, Аляска яры буендагы Адак утравыннан 480 чакрымлап ераклыкта, ут капкан. Экипаж янгынны сүндерә алмаган. АКШның Яр буе сагы коткаручылары янгынга дучар булган барлык 22 диңгезчене шул тирәдән узып баручы суднода эвакуацияләгән.

Zodiac Maritime идарәче компаниясе мәгълүматларына караганда, янгын чыккан корабта 800ләп электромобиль булган. Аларның литийлы-ионлы батареялары янгын сүндерүгә комачаулаган: аккумуляторлары югары температура чыгарып, янгынны көчәйтеп торган. Янгын һәм көйсез һава шартлары корабның акрынлап батуына китергән. The Wall Street Journal язганча, машиналар, Мексика өчен, Кытайда җитештерелгән..

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре