3 сырхау үлгәннән соң медикларны тоткарлаганнар

Красноярск шәһәрендә наркомания һәм эчкечелектән интегүчеләргә законсыз медицина хезмәтләре күрсәткән 9 кешене тоткарлаганнар. Бу хакта “ТАСС” яза.

Ялган медикларның гамәлләре 3 кешенең үлеменә китергән. Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан.

Җинаять кылуда шикләнелүчеләр хәмергә яки наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрнең өйләренә барып законсыз хезмәтләр күрсәтү юлы белән акча эшләгән. Тамызгыч ярдәмендә алар сырхауларның организмына, диагностика үткәрмичә, медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен үтәмичә генә тамызгыч ярдәмендә дарулар һәм психотроп матдәләр керткән.

Шикләнелүчеләрнең торагында тентүләр уздырылган, медицина препаратлары һәм документлары алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре