Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Мобильлек 2.0» программасы гамәлгә ашырыла – эш бирүчеләр җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә субсидия алырга мөмкин. Субсидия эшкә урнашканнан соң 3, 6, 9 һәм 12 ай узгач түләнә, аның күләме минималь хезмәт хакының 12 күләменә җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның 9 аенда Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 33 кеше һәм 9 татарстанлы республиканың оборона-сәнәгать комплексының 6 предприятиесендә эшкә урнаштырылган: «КАМАЗ» ГАҖ, «Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ, «Федерал-Могул Набережные Челны» ҖЧҖ, «Электросоединитель» АҖ, «Кама» фәнни-техник үзәге» ҖЧҖ, «Кориб» авторемонт заводы» ҖЧҖ.
Субсидия алу өчен предприятие кадрлар җәлеп итүгә ихтыяҗы булган оешмалар исемлегенә кертелергә тиеш, хезмәткәр кирәкле һөнәрләрнең расланган исемлегенә туры килә торган вазыйфага дәгъва кылырга тиеш. Потенциаль хезмәткәр башка төбәктә яки оешмадан ерак районда булырга тиеш – яшәү урыны һәм эш урыны арасында кимендә 50 км.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез