35 градус эссе һәм боз явуы көтелә

Бүген, 14 июньдә, Татарстанда көндез һава температурасы +30.. +35 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар , яшен булуы ихтимал, көндез кайбер районнарда боз да яварга мөмкин.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге 5-10 м/с, яшен вакытында 15-23 м/с булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре