Газетага язылу

38 яшьлек күп балалы ата юл фаҗигасендә һәлак булган

Башкортстанның Иглин районында “М-5” юлында 38 яшьлек йөртүченең гомере өзелгән.

“Башинформ” “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Яхъя һәм Радио Салаватский район” төркеме мәгълүматларына таянып хәбәр итикәнчә, һәлак булган ир-ат – Салават районы Яхъя авылыннан. Хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстергән. Изге күңелле, тормышка уңай карашлы, әйбәт ир һәм ата булуы билгеләп үтелгән. “ВКонтакте”дагы фотосурәтләренә караганда, хоккей белән мавыккан, “Салават Юлаев” хоккей клубы җанатары булган, шулай ук бокска мөкиббән киткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, өч бала атасы “Kиа К5” рулендә “М-5” “Урал” автомобиль юлының 1524 нче чакрымында “FAW” йөк машинасы белән бәрелешкән. Авария аның үлеме белән тәмамланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре