Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне
БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 2018 елның ноябрендә гамәлгә куелган истәлекле дата. Дата очраклы сайланмаган: 1809 елның 4 гыйнварында сукырлар өчен шрифт ясаучы француз тифлопедагогы Луи Брайль туа.
Брайль әлифбасы – ул хәрефләрне һәм цифрларны гына түгел, хәтта музыкаль, математик һәм фәнни символларны да тапшырырга мөмкинлек бирә торган рельефлы-нокталы тактиль шрифт.
Бүген бөтен дөньяда 10 миллионга якын сукыр кеше исәпләнә. Брайль әлифбасы бөтен дөнья буйлап сукыр һәм начар күрүчеләр тарафыннан кулланыла торган төп шрифт булып тора.
«Тайм» Америка журналы 1942 ел кешесе дип Иосиф Сталинны атый
«Time» үзенең персона рейтингын 1927 елдан бирле бастыра. Журнал «Ел кешесе»н җәмгыятькә күрсәткән йогынтысына карап сайлый. Бу уңай яки тискәре йогынты булырга мөмкин.
1939 елда «Time» версиясе буенча «Ел кешесе» Иосиф Сталин була. Икенче тапкыр ул бу номинациядә, фашизмга каршы көрәшче буларак, 1943 елның 4 гыйнварында җиңеп чыга.
43 ел элек (1980) – режиссер Эльдар Рязановның «Мосфильм» киностудиясендә төшерелгән «Гараж» нәфис фильмы премьерасы уза
1970-1980 нче еллар тарихы өчен типик булган сюжет: коллектив мөһим мәсьәләне хәл итү өчен җыела. Бер төн дәвамында фәнни-тикшеренү институтының зоология музеенда гараж кооперативы әгъзалары пайчылар исемлеген кыскарту проблемасын хәл итә.
138 ел элек (1885) – Айовода (АКШ) доктор Уильям Грант дөньяда аппендиксны алып ташлау буенча беренче уңышлы операция уздыра.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез