Екатеринбургның бер балалар бакчасында бала тәрбияче булмаган вакытта яшьтәшен буган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.
Фаразлар буенча, 4 яшьлек малайлар арасында низаг чыккан. Малайларның берсе уенчык бавын муенына кигән һәм икенчесе бауны тарта башлаган. Муенына бау кигән малайга зыян килгән.
Бу вакытта төркемдә тәрбияче булмаган. Хәзерге вакытта экспертлар бала күргән зыянны бәяли һәм учреждениене куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән өчен тикшерәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез