4 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны дөрес карарга өйрәнгән

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасы төзелә, аның ярдәмендә даими чит ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар өйдә мөмкин кадәр озаграк кала һәм гадәттәге шартларда тәрбия ала алалар.

«Карау мәктәбе»– озак вакытлы карау системасының стационарны алыштыра торган технологияләренең берсе. Ул авыруларның туганнарына һәм социаль хезмәткәрләргә урын өстендәге авыруларны дөрес карарга һәм техник тернәкләндерү чараларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итә.

Укыту комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында алып барыла. Дәресләргә теоретик материал, практик күнегүләр һәм биремнәр керә. Уку аудиторияләрендә күнегүләр өчен заманча җиһазлар каралган.

2025 елның тугыз аенда 4 034 татарстанлы карау күнекмәләре алган, шуларның 1 739 – социаль хезмәткәрләр, 2 295 – авыруларның туганнары. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре