51 яшьлек ир-ат күзәтү мәйданыннан егылып төшеп һәлак булган

Тверь шәһәрендә бер ир-ат Смоленск тыкрыгында урнашкан «Тверь» бизнес-үзәгенең күзәтү мәйданчыгыннан егылып һәлак була. Бу хакта ТИА мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Фаҗига 12 март кичендә була. 51 яшьлек ир-ат күзәтү мәйданыннан егылып төшеп күп санлы җәрәхәтләр алып табиблар килгәнче һәлак булган.

"Тверь" бизнес-үзәге шәһәрнең иң биек биналарының берсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре