Газетага язылу

6 бала әнисе Гүзәлия: «Гаиләнең бөтенлеге ирдән тора»

Арча районының Симетбаш авылында гомер итүче Нигъмәтуллиннар гаиләсендә зур шатлык.

6 бала әнисе Гүзәлия: «Гаиләнең бөтенлеге ирдән тора»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә көн элек алты бала әнисе Гүзәлия Нигъмәтуллинага «Ана даны» медале бирү турында карар имзалады. Котларга дип шалтыраткач, Гүзәлия башта ышанып да бетмәде. Үзләре кебек авыл тормышын яратучы балалар үстергән гаиләнең бәхет сере нидә? Аның белән шул хакта сөйләштек.

– Бар да үзеңнән тора. Кияүгә чыгу уен эш түгел. Безнең заманда бар да төптән уйланылган булган. Яшь булсак та, гаиләне саклау, әти-әни хакын хаклау турында белгәнбез. Безне иркәләп, сөеп, назлап үстермәсәләр дә, шөкер, һәр балабызга яратуыбызны бирергә тырыштык, – дип сөйли Гүзәлия. – Мин – күрше Кышкар авылы кызы. Унберенчедә укыганда булачак ирем Айрат безнең клубка килеп йөри башлады. Менә шунда таныштык та инде. 20 яшемдә төп йортка килен булып килдем. Әтеки-әнеки белән яшәвем аркасында бәхетле булдым да инде.

Гүзәлия иренең әти-әнисе турында бик яратып сөйли. Алар аны үз баласы кебек кабул итә. Беренче баласын югалту ачысын да бергә кичерә алар.

– Туып 10 көн үткәч, улым кулларымда җан бирде. Тормышымның иң авыр вакыты шул булды. Еламадым түгел, еладым да. Бала бит ул! Исемен дә кушкан идек. Әтисе Айратка туры китереп Алмаз дип атадык, – дип искә ала Гүзәлия. – Тагын бер елдан Аллаһы Тәгалә Алмазым урынына Азатымны бирде. Бүген аңа 31 яшь инде. Өйләнеп, Арчада яши. Киленебез белән өч кыз үстерәләр. Кызым Айсылу да кияүдә. Яңа Кенәр авылы егетенә чыкты. Минем кебек, ул да – төп йорт килене. Кияү белән бер кыз, бер ул үстерәләр. Арслан улым махсус хәрби операциядә. Алтынчы сыйныфны тәмамлауга, минем хәрби буласым килә, диде. Теләгенә каршы килмәдек. Казанда училище тәмамлагач, Санкт-Петербургтагы хәрби академиягә укырга керде. Амур өлкәсенә эшкә китәргә тиеш иде. Өлгерә алмый калды, СВОга чыгып китте. Баламны уйламаган көнем юк инде. Әтиләренең тәрбиясе көчле булды. Улларыбызны илне яратырга, батыр егетләр булырга өйрәтте. Исән-сау булсын, дип кенә торам. Әле менә, СВОдагы егетләребезгә дип, авыл клубында токмач кисәбез, тәм-томнар пешерәбез. Көн саен 10 лап хатын-кыз җыелабыз. Бергәләп ризык әзерләү дә, маскировка челтәрләре үрү дә тынычлык бирә.

Гүзәлия 2008 елда туган улына Татарстанның Беренче Президенты хөрмәтенә Минтимер дип куша.

– Шәймиевне бөтен Татарстан халкы яратадыр дип уйлыйм мин. Авылларны рәхәттә яшәткән кеше ул. Аның аркасында газлы булдык, юллы булдык. Тормышларыбыз яхшырды. Шуңа күрә улыма да, яхшы күңелле, ярдәмчел булсын дип, Минтимер исемен куштык. Ул Арча педагогика көллиятендә укый. Кечесе Таңсылуым да шул көллияттә белем ала. 41 яшемдә алып кайткан Артурыбыз 4 нче сыйныфта укый, – ди Гүзәлия.

Бер дә зарланмый ул. Балалар бер-берсен карап үстерделәр, ди.

– Кызым Айсылу бик ярдәм итте. 12 яшендә кечеләрен алып калыр иде. Үзем карыйм дип кенә торды. Әтеки белән әнекинең дә ярдәме зур булды. Аннары ирем Айраттан да уңдым. Начар сүз белми, тәртипле, итагатьле булды. Балалар тапканчы колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Ә аннары ул мине эшкә чыгармады. Өйдә генә тор, эш җитмиме әллә, дип шаярта иде. Ул яхшы булмаса, бәби табып ятмыйсың. Гаиләнең бөтенлеге ирдән тора, – ди Гүзәлия. – Элек бала үстерү җиңел булган, дим мин. Хәзер акчасы да күп кирәк. Безнең заманда бала тапканда беркем дә дәүләттән ярдәм өмет итмәде. Ирем Айратлар да алты туган үскәннәр. Бөтенебез бергә җыелгач, өйләр ямьләнә. Иң зур бәхет – бала тавышында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре