6 бармаклы булып туган малайга операция ясаганнар

Башкортстанда бер бала алты бармаклы булып туган һәм аны кискәннәр. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе табиблары генетик аномалия белән туган 10 айлык балага операция ясаган. Малайның туганда бер кулында  алты бармагы булган.

"Мондый хәл 2000гә бер генә очрак туры килә. Әлеге тайпылыш йөкле хатыннарның скринингы вакытында 22 атнада ачыклана", - дигән министр.

Бала операциядән соң тернәкләнгән, башка бармакларының функциясе бозылмаган, алар гадәттәгечә хәрәкәтләнә, диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре