6 мартта Росреестр һәм Роскадастрның Татарстан буенча идарәләре белгечләре бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен һәм алардагы корылмаларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” үткәрә, дип яза “Татар-информ”.
“Кайнар линия” 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә уздырылачак. Үзегезне борчыган теге яки бу сораулар белән +7(843)255-25-71 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Шулай итеп, белгечләр “бакча амнистиясе”ннән ничек файдаланырга икәнен, аның кайчанга кадәр гамәлдә булачагын, ширкәттәге гомуми мөлкәтне бакча амнистиясе буенча рәсмиләштерергә мөмкинме-юкмы, теплицаны, мунча һәм башка ярдәмче корылмаларны теркәргәме-юкмы икәнен, шулай ук бакча йортын торак йорт категориясенә (һәм киресенчә) ничек күчерергә икәнен, бакчачыларның кайчы очракларда җир кишәрлекләрен бушлай рәсимләштерә алуларын аңлатачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез