Санкт-Петербург исеме кайтарыла
31 ел элек (1991) Ленинргадка шәһәрнең тарихи исеме – Санкт-Петербург кайтарыла. Бу шәһәргә 1703 елның 27 маенда император Петр I тарафыннан Санкт-Питер-Бух (бүген Петропавловск) крепосте буларак нигез салына. Соңыннан ул, немец теленә яраклаштырып, Санкт-Петербург дип үзгәртелә.
1712 елда монда Мәскәүдән Россиянең башкаласы күчерелә. Әлеге статус белән ул 200 ел (Петр II идарә иткән елларны санамаганда, ул чорда башкала Мәскәүгә күчә), 2018 елга кадәр яши. 1914 елда Николай II инициативасы белән – Петроград, Ленин вафатыннан соң Ленинград дип йөртелә башлый.
1991 елның 6 сентябрендә РСФСР Югары Совет Президиумы указы белән Санкт-Петербург дип үзгәртелә.
Авторлык хокукы
70 ел элек (1952) Женевада (Швейцария) Бөтендөнья авторлык хокукы конвенциясе кабул ителә. 1955 елның 16 сентябрендә үз көченә кергән бу документның төп бурычы – авторлык хокукларын яклау мөмкинлекләре һәм авторлык традицияләре булган төрле илләрне берләштерү. Бөтендөнья авторлык хокукы турындагы конвенциядә катнашучы дәүләтләр 100 дән артык.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез