Яшел Үзән районында бер хатын-кыз, домофонын алыштырмакчы булып, мошенникларга ярты миллион сум акчасын күчергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Әлеге хатын-кызга кемдер домофонын алыштыру тәкъдиме белән шалтыраткан. Яңа домофон урнаштыру өчен түләүгә ризалык биргәннән соң, аңа төрле номерлардан шалтырата башлаганнар.
 “Росфинмониторинг” хезмәткәрләре, имештер, аның счетыннан Украина ихтыяҗларына законсыз төстә акча күчерергә маташулары турында хәбәр иткән. Моны булдырмас өчен хатын-кызга барлык акчасын “имин” счетка күчерү тәкъдим ителгән. Ул, аферистларның сүзенә ышанып, 500 мең сум күчергән.
 Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең телефон номерларының Мәскәүдә, Алтай һм Краснодар крайларында теркәлгәнлеген билгеләгән. Җинаять эше тикшерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез