Бу хакта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов хәбәр итте. Быел 1 гыйнварга эш бирүчеләр игълан иткән вакансияләр саны 43 мең тәшкил иткән. Былтыр мәшгульлек хезмәтләренә төрле мәсьәләләр буенча 67 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән 26,1 меңе эш эзләүче буларак исәпкә куелган, 17,7 меңе эшкә урнаштырылган.
СВО ветераннарын эшкә урнаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлештә «кайнар» линия оештырылган, инвалид булып кайтканнарны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестры алып барыла, махсус вакансияләр ярминкәләре үткәрелә. Нәтиҗәдә махсус операциядә катнашучылар арасында мәшгульлек дәрәҗәсе 75 процентны тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез