7 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

31 ел элек (1992) ТАССР Татарстан Республикасына үзгәртелә

Берничә ай узгач, апрельдә, бу үзгәртү РСФСР халык депутатлары съезды тарафыннан раслана. «Татар Совет Социалистик Республикасы исемен үзгәртү һәм ТАССР Конституциясенә тиешле үзгәрешләр кертү турында»гы закон чыга. Шул ук елның ноябрендә Татарстан Республикасының яңа Конституциясе гамәлгә керә.

 Яңа герб

1992 елның 7 февралендә Татарстан Югары Советы тарафыннан республиканың яңа гербы раслана. «Рәсми Татарстан» сайтындагы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә «Татарстан» дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчыгыннан тора. Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл; Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән йөгертелгән.

Татарстанның дәүләт гербы авторлары – филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов (башкаручысы).

9 ел элек (2014) Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары ачыла

Моңа кадәр Россия Олимпиаданы 1980 елда кабул итә. 2014 елда Уеннарны ачу тантанасы «Фишт» стадионында уза. Олимпиадада 88 илдән 2,8 мең спортчы катнаша. Доминика, Мальта, Парагвай, Көнчыгыш Тимордан командалар дебют ясый. Бу уеннар Россия җыелмасы өчен иң нәтиҗәле Уеннар була. Россия спортчылары тулаем алганда 33 медаль яулый: 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза. Икенче урында – 26 медаль белән Норвегия җыелмасы, ә өченчедә – 25 медаль белән Канада командасы.

455 ел элек (1568) Соломон утраулары ачыла

Ачыш авторы испан сәяхәтчесе Альваро Менданья де Нейра була. Ул аны, библия риваяте нигезендә, Иерусалим гыйбадәтханәсен бизәү өчен алтын һәм асылташлар чыганагы Офир иле дип уйлый. Шуңа күрә диңгезче аларны Соломон утраулары дип атый.

160 ел элек (1863) АКШта беренче янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) патентлана

Аны эшләүче инженер Алан Крей була. Ә инде XIX гасыр ахырында Россия инженеры Наум Шефталь «Пожарогаз» шартлаткыч ут сүндергечен булдыра. Ә уйлап табучы Александр Лоран углекислоталы һәм күбекле янгын сүндерү җайланмасын эшли. Соңрак янгын сүндерү җайланмасын порошок белән тутыра башлыйлар. Мондый технология бүгенге көнгә кадәр дә кулланыла. Хәзерге вакытта огнетушительләр биналарда да, автомобильләрдә дә куркынычсызлыкның мәҗбүри атрибутлары булып тора.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре