7 яшьлек волонтер Әмир Власов: “Әни, миннән башка бара күрмә”

Питрәч районының Көек авылында яшәүче 7 яшьлек Әмир Власов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләргә булыша. Бүген ул әнисе белән бергә Татарстан Сәүдә- сәнәгать Палатасында волонтерлар көненә багышланган чарада катнашты.

Гөлназ үзе КАИда инженер–эколог белгечлегенә укыган. Тик бу юнәлеш буенча бер көн дә эшләмәгән. Моңа кадәр сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган. Олы улы авыргач, өйдә ешрак булырга туры килгән. Хәзерге вакытта солдатларга булыша.Аның әйтүенчә, барысы да мәктәптән башланган. Андагы укытучылар да, укучылар да СВОга хатлар язып, посылкалар җибәреп тора. Әмирнең абыйсы Булат шунда укыган. Яза белмәсә дә, Әмир солдатларга рәсемнәр, Россия әләме ясаган. Нәни волонтерда кызыксыну шулай туган. Аннан инде әлеге гаилә башка волонтерлар аша ярдәм җибәрергә керешә.
–Мин автоволонтер буларак, гуманитар ярдәм җыям. Аны төрле җирдән барып алырга туры килә. Көектә яшәүче Еленага да илтеп тапшырам. Ул күпләрне ризык киптерергә, әзерләргә өйрәтте, – ди Гөлназ. – Улым Әмир: “Әни, үзең генә барма, мине калдыра күрмә”, –дип борчыла иде. Минем иртүк барасы килә бит. Дәрестән соң аны мәктәпкә барып алам. Бала–чага әллә ни эшли алмаса да, булышасы килү теләге яхшы бит. Авыр булмаган йөкләрне ташлыйлар. Бүген уенчыклар – Яңа ел чыршыларын пакетларга тутырдылар. Көне буе ияреп йөрсәләр дә, тамак ачты, дип зарланмыйлар. Ватан хакына дип эшләгәнне беләләр чөнки. Миңа ияреп йөрүләре –үзе бер батырлык. Эштән курыкмыйлар. Өйдә солдатларга киптерелгән ботка, ипи әзерлибез. Әмиргә әлеге ризыкларны капларга тутыру ошый. Бик ватанпәрвәр ул безнең. Тарих белән кызыксына. Шөкер, балаларыбыз барысын да аңлап үсә.

47fbf1bd-2fbe-482e-9490-2f40908f8558

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре