Фильм 21.00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.
8 июльдә танылган очучы Михаил Девятае тууга 104 ел тула. Әлеге фильмны яр буенда күрсәтү дә әлеге датага бәйле. Девятаев Спас өязенең Торбеево авылында туа, ә 17 яшендә Казанга күчеп килә һәм елга техникумын тәмамлый. Сугыштан соң ул Татарстан башкаласына әйләнеп кайта һәм соңгы көннәренә кадәр биредә яши.
Фильмда да Казан күренешләре, очучы-истребитель Михаил Девятаев батырлыгы сурәтләнгән. Режсиссерлары - Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез