Узган атнада Мөслимдә сигезенче тапкыр «Алтын балык» фестивале үткән. Ярышка күрше район балыкчылары да җыелган. Тәҗрибәле балыкчылар гына түгел, балалар да үз осталыкларын сынаган. Катнашучылар кайнар чәй, уха белән сыйланган.
Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Булат Бәдертдинов 1 нче урынны яулаган. Бер сәгать эчендә 31 балык тоткан ул.
– Башта махсус камера аша балык күп урынны карадым. Аннан бозны тишеп, балыкларга җим сиптем. Шулай итеп, кармакка бер сәгать эчендә шуның кадәр балык эләкте. Кайчак хәйләсен дә табам. Жерлица дигән җайланма кулланам. Уенчык балык белән алдыйм үзләрен. Чуртан шуны йоткач, кармакка эләгә, – ди яшь балыкчы.
Булат, әтисе Раниска ияреп, 2–3 яшьтән үк елга буена йөри икән. Тәҗрибәсе бар, димәк. Әлеге шөгыльне үзе бер рәхәтлек дип саный. Салкынга да исе китми. Махсус палатка һәм мич белән йөриләр икән елга буена. Балыгын йә сата, йә тавыкларга ашата икән. Бәясе инде балык төренә бәйле. Барлыгы 10–13 мең сумлап акча эшләгән инде ул. Балыкның иң зурын узган ел тоткан. Анысы – 4,5 килолы чуртан. Кыскасы, елга буеннан балыксыз кайтканы юк икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез