Республиканың 1 442 кешесе җомга көнне, 8 октябрьдә, сәүдә үзәкләрендә һәм мәдәният сарайларында вакцинация мобиль пунктларында булган.
- Казан - 918 кеше (беренче компонент - 786, икенче компонент - 112, кабат прививка - 20)
- Яр Чаллы - 164 кеше (сәүдә үзәгендә беренче компонент кына ясала)
- Түбән Кама - 263 кеше (беренче компонент - 224, икенче компонент - 39)
- Әлмәт - 97 кеше (беренче компонент - 79, икенче компонент - 17, кабат прививка - 1)
Исегезгә төшерәбез, СОVID-19 һәм грипптан прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада учреждение эше сәгатьләрендә ясарга мөмкин. Моннан тыш, 10 октябрьгә кадәр барлык теләүчеләр дә сәүдә үзәкләрендә прививка ясата алачак.
Казан:
▪ Мега, Южный, Парк Хаус сәүдә үзәкләре (көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр).
▪ Сбербанк (Пушкин урамы, 4) дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 14:00 гә кадәр
▪ Мәдәни үзәкләр:
- "Сәйдәш" мәдәни үзәге (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 17:00 гә кадәр)
- «Московский» концерт үзәге (дүшәмбедән шимбәгә кадәр 10:00 дән 19:00 гә кадәр)
- В.И.Ленин исемендәге мәдәни үзәге (дүшәмбедән җомгага кадәр 13:00 дән 19:00 гә кадәр)
Яр Чаллы:
▪ Омега сәүдә үзәге (көн саен 13:00 дән 19:00 гә кадәр)
Әлмәт:
▪ “Панорама” сәүдә үзәге (эш көннәрендә 16.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр, ялларда 12.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез