80нән артыграк ил "KazanForum”да катнашачагын раслаган

80нән артыграк ил “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum ” халыкара икътисадый форумында катнашачагын раслаган инде. Бу хакта “Татар-информ” чараны оештыручылар мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Аерым алганда, "KazanForum”да Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Малайзия, Төркия, Иран, Ливия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче башка дәүләтләрдән делегатлар катнашачак.

“Чит илләрдән генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә кунаклар көтәбез. Бүгенгә 80нән артыграк ил үзенең катнашачагын раслады. Казанга карата, нәтиҗәле халыкара элемтәләрне урнаштыру мөмкинлеге бирердәй мәйданчык кебек, зур кызыксыну күзәтелә, димәк”, – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре