Газетага язылу

84 меңнән артыграк кешегә талпан кадалган

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 84 меңнән артыграк кеше талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта “Ведомости” Роспотребнадзор вәкиле мәгълүматларына таянып яза. Ведомство бер атна элегрәк 43 мең кешенең талпаннан зыян күргәнлеге турында хәбәр иткән. Соңгы 7 көндә табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны ике тапкыр диярлек арткан.

Бөҗәктән зыян күрүгә бәйле иң күп мөрәҗәгатьләр Свердловск, Кемерово, Төмән, Чиләбе, Иркутск, Вологда, Киров, Томск, Кострома һәм Новосибирск өлкәләрендә, шулай ук Красноярск краенда теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре