9 яшьлек малай велосипедтан егылып һәлак булган

Курганның Учхоз бистәсендә фаҗига булган. 9 яшьлек малай велосипедтан егылып төшә - аны коткарып кала алмыйлар.

Курган.ру сайты шаһитләргә сылтама белән, малай егылганда велосипедның руленә эче белән бәрелә дип яза. Беренчел мәгълүматлар буенча  рульдә резин яклану булмый һәм шул сәбәпле 9 яшьлек велосипедчы җәрәхәтләнә.

Хәзер фаҗиганың нечкәлекләрен тикшерү комитеты өйрәнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре