900гә якын мәктәптә кабинетлар яңартылачак

2027 елга кадәр 879 мәктәпне яңа хезмәт, иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре кабинетлары белән җиһазландырачаклар. Моның өчен республиканың тупланма бюджетыннан 285 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге ярдәм өчен август киңәшмәсендә Татарстан Рәисенә рәхмәтен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә хезмәт, иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре мәҗбүри фәннәргә әйләнде. Шуңа күрә укучыларга шартлар тудыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Киләсе елдан исә өч еллык программа буенча сәнгать, музыка, физика кабинетларын яхшыртыга җыеналар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре