– Бар рәхәтем картлыгыма калган икән, – ди Мөкатдисә әби шатланып. – Тормыш сынамады түгел, сынады. Әтине сугышка алганда бер итәктә алты бала утырып калдык. Иң олысы мин идем. Башкаларныкы кебек безнең дә балачакны сугыш урлады. Кечкенәдән эшкә керештек. 12 яшемдә ындырда олылар белән бергә эшли идем инде. Урагын да урдык, көлтәсен дә бәйләдек. Ул көлтә дигәннән, кайберләре үзем кадәр буйда булыр иде. Шуны өскә күтәреп бирә алмыйча тилмерүләрем әле дә исемә төшә. Урман кисүгә дә эләктем. Алыштыручылары булганнар бер елга гына бара иде. Мин ике ел кистем.
Тумышы белән Апастагы Зур Күккүз авылыннан ул. Мәктәпне тәмамлагач, директор белем алырга күпме генә үгетләсә дә, кыз ферманы сайлый. Әнисен ташлап китәсе килми аның.
– Башта бозаулар карадым. Аннары сыерлар сава башладым. Фермага эшкә кергәндә 17 яшем дә тулмаган иде әле. Күп еллар бер урында эшләдем. Тик барыбер шәһәргә китәргә насыйп булган икән. 40 яшемдә Казанга килдем. Укымагач, белем юк. Башта бераз елга портында эшләдем, соңрак трикотаж киемнәр фабрикасына күчтем. Кулым бөтен эшне белә иде анысы. Тектем дә, чиктем дә, бәйләдем дә. Пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем, – дип гомер йомгагын сүтә әбекәй. – Ул чакта пропискага керү авыр иде. Әле ярый туганнарым ташламады. Шулай итеп, әкренләп яшәр урын да табылды. Ә менә гаилә корып, үз балаларымны үстерергә насыйп булмады.
Сүзгә күршесе Суфия апа кушыла.
– Мөкатдисә апа бөтен туганнарына ярдәм итеп торган. Аларның балаларын да карашкан. Шулкадәр чиста-пөхтә кеше ул. Шушы яшендә дә бөтен өен ялт итеп тора. Фатирында 2 шәр метрлы гөлләр үстерә. Шул гөлләрнең яфрагына бер бөртек тузан кундырмый, – ди Суфия апа. – Бөтен йортыбызга нур чәчүче әби ул. Бәхетле кешенең нинди икәнен аңа карап аңлыйбыз. Биш вакыт намазын калдырмый. Бөтен кешегә яхшылык кына тели. Күңеле матур булганга гомере озын да инде.
Мөкатдисә әби исә күршеләрен мактый.
– Яңа ел алдыннан кан басымым күтәрелеп, төшмичә тилмертте. Төн буе Суфия белән улы янымда утырып чыктылар. Ничекләр рәхмәт әйтмисең! Алты туганнан дүртәү генә калдык инде. Сеңелләрем килеп йөри. Аларның балалары, оныклары да хәлемне белә. Энемнең улы Фәнис бигрәк тә якын итә, – ди ул.
Күршеләренә, туганнарына рәхмәт әйткән арада, Мөкатдисә әби республика җитәкчеләрен дә телгә алырга онытмады.
– Шәймиев булмаса, гомеремдә шушындый фатир күрә алмас идем. Җимерек йортлардан нинди матур җиргә күчерде бит. Халык өчен күп тырышты. Миңнеханов та өлкәннәргә бик игътибарлы. Әле менә Җиңү көненә 50 шәр мең сум акча бирдертте бит. Колагым начар ишеткәч, аппарат киям. Бәйрәм алдыннан югалттым шуны. Миңнеханов биргән акчага яңасын алдым, – ди Мөкатдисә әби. – Пенсиям начар түгел. Аллага шөкер, үземә дә җитә, әле туганнарыма да өлеш чыгарырга тырышам. Артык акча белән нишлим?! Кәфенлегем әзер. Ризыкны алып килеп торалар. Булганына шөкер! Шундый рәхәт тормышта яшибез бит. Безнең буын баласының төшенә дә кергән нәрсә түгел бу. Эшләдек тә эшләдек, бер тик тормадык. Әнә шуңа буыннар да катмаган. Ә хәзер эшләмиләр. Ашыйлар да яталар. Аннары аптырагач, урамга чыгып, таяк тотып йөриләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез