Һәр яз саен йөрәк җилкенә! Кукмараның бүген исән-сау бердәнбер сугыш ветераны – 99 яшьлек Габделвахит Шәмсетдинов әнә шулай ди. Бер гасырга якын гомер кичерсә дә, әле дә үз акылында, бар нәрсәне аңлап, белеп тора. Белү генәме – телевизорын да карый, радионы да кабызып куя, газеталар укый икән. Күзлексез! 80 яшендә күзләренә ясаткан операция уңышлы чыга. Әнә шул көннән бирле бер дә зарланмый, гел нидер укуда икән.
Балалары да өрмәгән урынга утыртмый аны. Әле берсендә, әле икенчесендә яши. Кышны шәһәрдә уздыра ул. Әлегә кызы Заһидә гаиләсендә Түбән Камада яши. Май ае җитүгә, туган якка Чишмәбаш авылына юл тоталар. Әле менә бу көннәрдә Габделвахит абый янына кукмаралылар үзләре килгән. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранга «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медален һәм истәлек бүләге тапшырган, «Кукмара районының мактаулы гражданины» исеме биргәннәр.
– Әтинең хәлләре төрлечә була инде. Болай үзе бер дә зарланмый. Авылга кайтсам, сез китәрсез, үзем генә калам, дигән була. Алай итеп ялгыз ташлап китмибез инде. Әтине гел карап торырга кирәк. Кан басымы да уйнап ала. Я төшә, я менеп китә. Вакытында даруларын бирергә тыршам, – ди 69 яшьлек кызы Заһидә. – Әниебез 2006 елда, 78 яшендә арабыздан китте. Әтигә читен, безгә дә. Икәү бергә картая алмадылар. Бер-берсенә иптәш булырлар иде. Әни булмагач, өйләрнең дә яме юк инде күптән.
Шәмсетдиновлар өч балага гомер биргән. Олы уллары Заһит гомере буе Зур Сәрдек гимназиясендә география укытучысы булып эшләгән. Кызганыч, моннан биш ел элек вафат булган. Икенче уллары Замил – табиб. Кызлары Заһидә, Түбән Кама шәһәрендә тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.
Габделвахит абыйның колаклары начар ишетә. Шулай да сугыш еллары турында сөйли әле ул. Ветеран менә ниләр ди:
– Авылда 1926 елгы 11 малай идек без. 1943 елның 6 ноябрендә кич белән клубка чыксам, яшьтәшләремә сугышка китәргә повестка килгәнен белдем. Кайтып кына яткан идем, ишек шакыйлар. Чыксам, укытучыларым тора. «Сиңа повестка бар, 7 се көнне китәргә кирәк», – диләр. Ул вакытта абый артельдә эшли иде, икенче көнне иртүк тордым да аның янына йөгердем. Абый мине туры вокзалга илтте. Кукмарадан 5 малай кузгалдык. Укытырга дип, Ульянга алып киттеләр. Ачка тилмердек. Авылдан әни биргән гимнастерканы киеп киткән идем, шуны базарга алып чыгып, 30 сумга саттым. Шуңа 3 бәрәңге коймагы алып ашадым. Ул чакта ятып йокларга карават та юк иде. Юынам дисәң, юынып булмый. Ашханәгә барган көнне тамак туя, бармаган көнне ач йоклыйсың. Чисталык турында әйткән дә юк.
Безне 6 ай укыттылар да Тамбов өлкәсенә җибәрделәр. Монда озак тормадык, тагын юлга кузгалдык. Мәскәүне машиналарда уздык, ут яндырырга ярамый иде. Аннан тагын поезд белән киттек. Минскига җитәргә 50 чакрым кала фонарьлар аскан немец самолеты килеп чыкты. Көчкә исән калдык.
Мине ашыгыч хезмәт машинасына ярдәмче итеп билгеләделәр. Анда бер ай йөргәч, алгы сызыкка снаряд ташырга куйдылар. Ул снаряд 60 килограмм булса, мин 50 килограммлы. Аны ничек күтәргәнмендер?! Белоруссия белән Польша арасындагы Нарев елгасы янында безнекеләр бик нык һөҗүмгә әзерләнде, әмма немецлар алданрак ташланды. Шунда беренче тапкыр немецны күрдем, минем кебек бер яшь малай әсирлеккә төшкән иде.
Елганың икенче ягына чыккач, мине элемтәче итеп күчерделәр. 1945 елның 14 гыйнварында бик көчле һөҗүм булды. Ул көнне бөтен артиллерия минометтан ата: бар җирдә төтен, томан эчендә идек. Монда үлеп калсаң, кем белә инде сине, дип уйлыйм. Безнең медальоннарыбыз да юк иде. Сугыша-сугыша, Одер елгасына килеп җиттек. Ул бик киң иде, чыга башлагач, безне немец самолеты килеп бомбага тотты. Аннан да исән калдык бит! Шулай итеп, 8 майда Штральзунд шәһәренә барып җиттек. Бер сарайга кереп йокладык, иртә белән торып чыксак, сугыш беткән, диделәр.
Мин 1950 елда демобилизацияләндем һәм туган авылыма кайттым. 37 ел комбайнда эшләдем. Шөкер, җитәкчеләр хезмәтемне югары бәяләделәр. Мактаулы исемнәр дә алдым. Еллар узган саен, сугыш афәте уйдан чыкмый, әле дә шул вакытлар истә тора. Онытыйм дисәм дә, онытып булмый. Инде хәзер илләр тыныч булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез