Газетага язылу

Әҗәт дәфтәре, ипи һәм ышаныч: авыл кибетләре ничек яши?

Кесәне дә, күңелне дә бушата торган урын ул. Гади авыл кибете турында сүзебез. Берәү бирегә ипи, сөт (монысы да гадәти хәлгә әверелеп бара) алырга дип килсә, икенчеләр авыл хәбәрләрен тыңлар өчен җыела. Бүген авыл кибетләре ничек яши? Буш тормыйлармы? Кибетнең роле һәм әҗәт дәфтәре хакында сүз куерттык.

Әҗәтленең була төрлесе

Кибет киштәләрендә – тушенка, балык консервлары, куертылган сөт, токмач, ярма, тоз, шикәр, шырпы, сабын, кер эләктергечләр генә түгел, тәмәке дә, ә эштән соң үзләренчә ял итәргә яратучылар өчен хәмере дә бар. Чирмешән районы Иске Кади авылында инде 13 ел кибетче булып эшләүче Илсөя Гарифуллина, кибеттә аерым тормыш гөрли, ди. Иске Кади авылында ике кибет тота алар. Берсе – 1997, икенчесе 2002 елдан уңышлы эшләп килә икән.

– Ассортимент зур. Атнага ике тапкыр товарга барабыз. Кайтканы бетеп тора, – ди Илсөя. – Кибет булмаса, авылның җаны юк сыман. Кибет һәрвакыт кирәк. Кирәк-яракны районнан алып кайтсаң да, онытылганын алырга авыл кибетенә йөгерәсең бит.

Кибетче һәр авылдашының хәлен белүче, «Сиңа ипи калдырдым әле», – дип, аны сөендерүче дә әле ул. 13 ел буе кибеттә эшләгән Илсөя дә һәркемгә нәрсә кирәген алдан сизәргә, нәрсә яратканнарын тоемларга өйрәнгән инде. Кайчак товарга кузгалыр алдыннан сатып алучылар үзләренә кирәкне алып кайтырга кушып та җибәрә. Мисалга, көннәр суытканчы ук авылдашлары җылы эчле галошларга заказ биреп куйган.

– Сатып алучыларның төрлесе бар. Кемдер: «Кибетчеләр – карак инде алар», – дияргә ярата. Шундый сүзләр ишетсәң, авыр булып китә. Артыгын кушмыйбыз, һәр нәрсәнең үз бәясе бар. Авыл кешесе болай да кызык бит ул. Кайвакыт мин телефон камерасын кабызып, төшерә башлыйм. Истәлеккә калсын, дим. Әллә нинди кызык хәлләр булгалый. Әле шундый очраклар да була: кайберәүләр классташларын, ерак туганнарын 5–6 ел күрмәгән була. Кибеттә очрашып: «Кибеттә күрештек менә», – диешәләр.

Авыл кибетенең иң төп күрке – әҗәт дәфтәредер. Авыл җирендә ансыз  булмый инде. Халык бер-берсен яхшы белә, шуңа күрә кибеткә акча янчыгыннан башка йөрү – табигый хәл.

– Бурычка бирү начар инде ул, әмма ансыз булмый да. Кешенең төрлесе бар. Кемдер әҗәтенең тиененә кадәр белә. Гадәттә, алар бурычын тизрәк кайтарырга тырыша. Кемдер товарны бурычка ала да бу хакта оныта. Андыйлар: «Кайчан алдым соң әҗәткә? Нәрсә алдым соң?» – дип баш катыра. Андый кешеләр белән авыррак, – ди Илсөя.

Сатып алучылар һәрвакытта да күп әлеге авыл кибетендә. Товар кайткан көннәрдә бигрәк тә. Әмма шау-шу кубарып, товар өчен сугышу очраклары юк. Кибеткә килгән һәркем товар алмый, бераз гәп куертып кына торучылар да бар. Шулай итеп кибет аралашу үзәгенә дә әверелә, анда товар сатып алу өчен генә түгел, яңалыклар ишетер өчен дә керәләр.

Гадәттә нәрсә сатып алалар соң? Киштәләрдәге һәр товарның үз сатып алучысы бар. Төп ихтыяҗ – ипи, сөт, май, ярма, шикәр, чәй. Шулай ук тәмәке һәм йорт өчен товарлар да яхшы сатыла. Сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр – икенче урында.

 

«Халык ялкауланды»

Авыл кибетләре җыйнаклыгы белән аерылып тора. Тыштан кечкенә бина булып күренсә дә, эчендәге товарларга карап, һушың китәрлек! Ашау-эчү, көндәлек кирәк-яраклардан тыш, кием-салым да, уенчыклар да бар биредә. Авыл кибете бәлки экзотик җиләк-җимешләр яисә ябыктыра торган йогыртларның чиксез төрләрен тәкъдим итмәс, әмма гадәти тормыш өчен кирәк булган бар нәрсәне дә сатып алырга мөмкин. Хәер, кайбер авыл кибетендә күз күрмәгән, авыз татып карамаган ризыкларны да очратырга була. Ә Кукмара районының Олыяз авылындагы «Дуслык» кибетендә баштанаяк киенергә, бизәнү әйберләрен барларга да мөмкин. Йортыңа ремонт кирәк-яраклары да, аш-су бүлмәсендә кайнарга яраткан хуҗабикә өчен блендер, иттарткыч, мультиварка да бар хәтта. Мөселманнар өчен товарларны да әллә кайдан эзлисе юк. «Кибет буш тормый. Димәк, андагы ассортиментны да гел тулыландырып торасы. Хәзер авыл кибетләре ипи һәм сөт сату урыны гына түгел бит, кеше аның өчен генә килми», – дигән фикердә кибет тотучы Тимергалиевлар гаиләсе.

– Дүшәмбе районга, Кукмарага товарга барабыз. Сөт ризыклары, Кукмара лимонады ише вак-төяк товарлар җыеп кайтабыз, – дип сөйләде Зилә Тимергалиева. – Атнаның һәр чәршәмбесендә иртәнге 3 тә торып, Казанга юл тотабыз. Товарны төяп, кибеткә кайтып җиткәнче, кичке 5–6 лар тула.

Авылга кибет кирәкми: ипиен дә халык үзе пешерә, сөте дә үзендә бар, диләр. Кызганыч, тик бүген авыл җирендә сыер түгел, вак-төяк мал асраучылар саны да аз. Ипине дә өйдә пешермибез, пирогларны да сатып алу юлын карыйбыз. Зилә әнә шундый фикердә.

– Кеше ялкауланды, дисәк тә, ялган булмас. Әллә рәхәткә ияләнде... Узган атнаның җомгасында бик күп пешкән ризыклар килде. Өчпочмак та, камырга төрелгән сосиска да, сумса да, кәбестә бөккәне дә, дучмак та, пицца да бар иде. Дүшәмбегә инде сатылып бетә язган иде, – ди Зилә.

Гаҗәпләнмәгез, аеруча сөт ризыкларын көтеп ала авыл халкы. Каймак – иң беренче булып бетә торган товарлар рәтендә.

– Бөтен товарлар да үтә, Аллаһка шөкер. Һәркемнең – үз төсе, үз тәме, дигәндәй, үзенә кирәкне таба, – ди Зилә. – Алай да әниләр: «Элегрәк сату яхшырак бара иде», – диләр. Хәзер һәркемнең үз транспорты бар бит, район үзәгенә эшкә йөрүчеләр кирәк-яракны шуннан алып кайта, әлбәттә.

Шуңа да карамастан, авыл кибетенең буш торганы юк. Товар алмаса да, кибеткә бушанырга, хәл-әхвәл белешергә кергәли авыл халкы. Товар кайткан көнне күпләп җыелып, күз йөртеп чыгарга яраталар. Хәер, хәзер һәр кибетнең диярлек аралашу төркемнәре бар. Кайчан нинди товар кайтачагын алдан белеп, акчасын әзерләп тора авыл кешесе. Кирәклесен алдан сората. «Кызым Казаннан менә мондый кәнфит алып кайтты дип, кәнфит кәгазен, печенье капларын алып килүчеләр бар. Товарга баргач, шуларны барлап алып кайтабыз», – ди Зилә.

 

Кибетсез авыл

Ә менә Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылы халкы инде кибетсез тормышка ияләшкән. Алар өчен товар белән шыгрым тулган кибет әкият булып кала бирә. «Шыгрым ук түгел, көндәлек товарлар гына булса да, ярап торыр иде әле. Атнага бер тапкыр Райпо кибете килә – шуны көтәргә гадәтләндек инде. Кайткан-киткәннәр кирәк-яракларны үз туганнарына гына түгел,  күршеләренә дә алып кайта. Яшәсен авылдашлар!» – диде безгә Кыр Тәүгелдесе авылында яшәүче берәү (исеме редакция өчен генә. – Р.Ф.).

 

МӨНӘСӘБӘТ

Чәчкә, җырчы:

– Яшьрәк чакта авыл кибетендә сатучы булып та эшләргә туры килде. Кибетче инде ул – гади сатучы гына түгел, товар төяүче һәм бушатучы да, җыештыручы да, хисапчы да. Ул чакта да кибет киштәләре буш тормады, кеше сораган бөтен нәрсә дә бар иде. Мин эшләгән чорда калькуляторда исәпләү юк иде. Герләр кулланып, килограммлы товарны үлчәүдә үлчәп, аннары агач счетта исәпләп куя торган идем. Хәзер үлчәү үзе үк бәяне чутлап бирә. Һәр авыл кибетендә «әҗәт дәфтәре» була торган иде. Хәзер дә бармы икән – белмим, чөнки авыл кибетенә күптәннән кергән юк. Әҗәтне язарга яңа дәфтәр башлый идек, ул тиз арада тула иде. Пенсионерлар – пенсия алгач, эшләүчеләр, хезмәт хакы кулыма керүгә үк китереп бирәм, дип ышандыралар иде. Аның түләмәгәннәре дә булгандыр инде, хәзер хәтерләмим. Аннары авыл кибетчесенең төп бурычы товарны алдан әзерләп кую иде. Гадәттә, яшьләр алдан заказ биреп куя иде. Кара пакетка тегесен, монысын тутырып, әзерләп куясың да, кич клубка чыкканда кереп алалар иде. Кызык чаклар!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре