«Абилимпикс» төбәк чемпионаты башланды

Кирпечен дә салалар, тегүен дә тегәләр. Татарстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты башланды. Быел ярышларда 130 юнәлеш буенча 1650 катнашучы чыгыш ясаячак.

Чара «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының бер өлеше булып тора. Әлеге чемпионат илнең барлык төбәкләрендә дә үтә. Әйтик, быел чыгыш ясаучыларның саны 25 меңнән артык. Конкурста катнашучылар «Киләчәк архитектурасы – нейрочелтәр сәнгате», «Җиһаз дизайны», «Теш технигы», «Кирпеч салу», «Тырнак ясау», «Пилотсыз очу аппараты операторы», «Тегүче», «Психология», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Башлангыч сыйныф укытучысы» кебек юнәлешләрдә үз осталыкларын күрсәтә. Һәр номинациядә укучылар, студентлар, белгечләр аерым чыгыш ясый. Быел республикада «Ветеринария», «Заманча кием дизайны», «Автомобиль транспорты диспетчеры», «Логопед», «Фельдшер», «Компьютер уеннарын булдыру» һәм башка яңа юнәлешләр бар.

«Абилимпикс» илкүләм үзәге җитәкчесе Дина Макеева белдергәнчә, быел әлеге хәрәкәт оешуга – 11 ел. Шушы вакыт эчендә ул ил буенча меңләгән катнашучыны бер гаиләгә берләштерде. Ел саен яңа юнәлешләр булдырыла. Үз көчен сынарга теләүчеләр саны да арта бара. «Безнең уртак эшебез сәламәтлеге чикләнгән бик күп кешеләргә үз һөнәрен табарга, киләчәген ачыкларга ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде ул.

Бәйгенең ачылышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге ярышның уздырылуын мөһим вакыйга дип атады.

– Чара кысасында хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча семинар, мастер-класслар, ярминкәләр вакансиясе үтә. Шул рәвешле ул гади генә чемпионат түгел, сәламәтлеге чикле булган кешеләрне эшкә урнаштыру, белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә торган тулы бер система да, – диде Илсур Һадиуллин.

Нурлат аграр техникумында 400 дән артык студент белем ала. Шуларның 40 ка якыны – сәламәтлеге чикле яшьләр. Дөресрәге, райондагы коррекция мәктәбен тәмамлаучы 9 нчы сыйныфлар өчен ике махсус төркем булдырганнар. Әлеге егет-кызлар монда кул эшенә өйрәнеп килә икән.

– Безнең студентлар чемпионат башланганнан бирле катнаша. Ярышны көтеп алалар. Медален дә, бүләген дә бирәләр. Чыбыктан кәрзин, төрле әйберләр үрәләр, пешерү серләренә өйрәнәләр. Техникумга әлеге төркемнәр буенча махсус мәйданчыклар да беркетелде. 2023 елда студентыбыз Анастасия Данилова үрү (лозоплетение) буенча алтын медаль яулаган иде. Төбәк бәйгесендә җиңүче һәм призерларыбыз да шактый. Хезмәт урыннары булдыру мәсьәләсенә килгәндә, укып бетергәч, алар үз һөнәрләре буенча сирәк урнаша, – ди техникумның директор урынбасары Руфинә Мостафина.

Әлеге ярышта Арча агросәнәгать көллиятенең Балтач филиалыннан өч студент катнашырга җыена. Узган ел икәү булган. Быелгы егет һәм кызлар бәйләү, палас туку, фермерлык юнәлешендә үз сәләтләрен сынап караячак. Һөнәргә өйрәтү остасы Миләүшә Габделхакова белдергәнчә, студентлар ярышка алдан ук әзерләнеп, аны көтеп тора. Кайберләре икешәр юнәлештә осталыгын күрсәтәчәк.

Ярыш бер ай буе дәвам итәчәк. Төбәк этабында җиңүчеләрне Мәскәүдә октябрь аенда узачак чемпионатта көтәләр. Җиңүчеләр, призерлар өстәмә белем алу, тернәкләндерү өчен махсус техник чаралар өчен сертификатлар белән бүләкләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре