Абхазиягә самолет билетлары сатуга чыккан

Инде 3 майга ук “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясенең Внуково аэропортыннан Сухум шәһәренә тәүге рейсы планлаштырылган.

Россиядән Абхазиягә авиабилетлар сатыла башлаган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Транспорт министрлыгының рәсми телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза. Шулай итеп, министрлык һәм Росавиациянең авиакомпанияләр белән берлектә үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча әлеге юнәлештә авиабилетлар сатуны ачуга ирешелгән. Инде 3 майга ук “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясенең Внуково аэропортыннан Сухум шәһәренә тәүге рейсы планлаштырылган.

Моннан тыш Транспорт министрлыгы 6 майдан Икар” авиакомпаниясенең Түбән Новгородтан Сухумга рейслар ачачагы турында хәбәр итә. Шулай итеп, биредә даими һава юлы 30 елдан артыграк вакытка сузылган тәнәфестән соң яңартылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре