Җәен балыгы тешләгәннән соң 38 яшьлек ир-атның кулын кискәннәр

Фермер башта бармагындагы кечкенә генә ярасына игътибар итмәгән.

Һиндстанда 38 яшьлек ир-ат җәен балыгы тешләгәннән соң бер кулыннан мәхрүм калган. Бу хакта “KazanFirst” чит илләр матбугаты мәгълүматына таянып яза.

Бәхетсезлек очрагы Каннур округында килеп чыккан. Февраль аенда ул канауда җәен күргән. Аңа үрелүе булган, балык бармагын тешләп тә алган! Кечкенә генә ярага фермер башта игътибар итмәгән. Соңрак яра урыны үлекләп шешкән. Ир-ат шунда гына табибка күренергә булган. Аңа столбняктан укол кадагач, шеш тагын да азган.

Фермер ике хастаханәдә булган. Икенчесендә ярасына инфекция эләгүе, аның гангрена китереп чыгаруы турында әйткәннәр. Бу вакытта инфекция инде бөтен учына таралган булган. Шулай итеп, кулының калган өлешен ничек тә саклап калу өчен кул чугын кисәргә туры килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре