Җәен Казанда 13 кешене суга батудан коткарып калганнар

Быел җәен “Казан шәһәренең суларда коткару җәмгыяте” (ОСВОД) хезмәткәрләре пляжларда 13 кешене, шул исәптән 5 баланы үлемнән коткарган. Моннан тыш алар ял итүче 136 кешегә беренче ярдәм күрсәткән. Рәсми комлыкларда кешеләрнең үлем-китем очракларына юл куелмаган.

Казан башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин әйтүенчә, һәр пляжда 4әр коткаручы эшләгән. Быел аларның гомуми саны 60тан 70 кешегә җиткән. Моннан тыш “Комсомольское” һәм “Аккош” күлләре пляжларында өстәмә 2 коткару посты ачылган.

Шул ук вакытта коенырга рөхсәт ителмәгән урыннарда 9 кешенең гомере өзелгән. 6сы – исерек хәлдә, 3 се – төнлә батып үлгән.
Җәй дәвамында полиция хезмәткәрләре пляжлар һәм ял урыннарына рейдлар оештырган. Нәтиҗәдә җәмәгать тәртибен бозуның 57 очрагы ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре