Россия Транспорт министрлыгы аэродромнарны реконструкцияләү өчен бер пассажирдан 150 сум күләмендә түләү алу кагыйдәләрен билгеләгән. Бу уңайдан карар проектында күздә тотылганча, әлеге яңалык 2026 елның 1 мартыннан үз көченә кереп, 2032 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. “ТАСС” шул хакта хәбәр итә.
Документ нигезендә, җыелган акча аерым банк счетында сакланып, фәкать аэродромнарны төзекләндерү өчен генә тотылачак.
Министрлык бер пассажирдан акча алу формуласын да билгеләгән: төп ставка 150 сум тәшкил итә. Әмма инфляциягә бәйле рәвештә бу сан Россия Хөкүмәте карары нигезендә үзгәртелергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез