Татарстанда Россия Кораллы көчләре составында Россиядән читтә хезмәт итү өчен Африка корпусына хәрби хезмәткәрләр җыю дәвам итә. Татарстанда контракт төзүчеләргә бер мәртәбә 3,1 млн сум акчалата түләү каралган. Бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе.
Түләү ике өлештән тора: 2,7 млн сумы – республикадан, 400 мең сумы – Оборона министрлыгыннан.
Татарстанда контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң да кирәк булган ярдәмне алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Махсус сайтта корпуска керергә теләүчеләргә таләпләр, хезмәт шартлары, ташламалар һәм түләүләр, ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирелгән.
Сайтта нинди белгечләр кирәклеген, хәрби хезмәткәрләрнең командировкаларга ничек әзерләнәчәген белергә мөмкин, иң күп туа торган сорауларга җаваплар бар. Шунда ук онлайн-консультация алырга һәм әңгәмәгә язылырга мөмкин.
Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана.
Кандидатларга төп таләпләр:
- РФ гражданлыгы;
- рядовой һәм сержантлар составы өчен – 45 яшькә кадәр, офицерлар өчен – 55 яшькә кадәр;
- наркотиклар һәм алкоголь белән проблемалар булмау, ВИЧ/СПИД авырулары, гепатитлар булмау;
- авыр маддәләр буенча хөкем ителүләр булмау;
- чит илгә чыгу рөхсәте;
- сәламәтлек торышы яхшы булу;
- медицина белеме генә булган хатын-кызлар-(45 яшькә кадәр);
- эссе климатны җиңел кичерүчеләр.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез