Әгерҗедә дүрт көн элек югалган егетнең мәетен тапканнар

22 яшьлек егет 2022 елның 31 декабрендә югала. Әлегәчә аның кайда булуы билгесез иде.

Егетнең мәете табылуы турында якыннары "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясенә хәбәр иткән.

22 яшьлек Фоат Тукмачевны дүрт тәүлек буе эзләгәннәр. 31 декабрьдә Удмуртиянең Кече Пурга авылына таба көмеш төстәге "Лада" автомобиленә утырып киткән була ул. Күптән түгел аның машинасы табылуы турында хәбәр иткәннәр иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре