Агротуризм грантын ничек алырга?

Күптән түгел генә газетагызда авыл туризмы турында мәкалә басылды. Безнең танышлар да кызыксына иде. Аңа кайсы вакытта кереп була? Нинди шартлар үтәргә кирәк?

Рәзимә Кашапова. Зәй

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге белгече Булат Хәйретдинов:

– Барлык документларны мартта кабул иттек. Аларның шартлары белән министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин. Ә гаризалар кабул итә башлау турында без шулай ук матбугат чараларында хәбәр итәбез.

Быелга сайлап алу этабы тәмамланды, хәзер инде Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәтиҗәләр ясый. Быел республикадан 4 кеше гариза бирде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм (милли) проекты тормышка ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре