Былтыр алган керемнәр буенча салым декларациясе тапшыру өчен тагын бер ай чамасы вакыт калды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта искә тешерделәр.
– Декларацияне агымдагы елның 2 маена кадәр тапшырырга кирәк, – диде Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. – Ә салымчылар исәпләгән акчаны түләү өчен 2023 елның 17 июленә кадәр вакыт бирелә.
Тиешле вакытта керемнәр буенча салым декларациясе тапшырмаган өчен 1мең сум күләмендә штраф каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез