Газетага язылу

Җәй Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Татарстанга рейслар саны артачак

Җәй Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Татарстанга рейслар саны артачак. «Аэрофлот» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанга һәм Түбән Камага атнага 112 рейс ясарга җыеналар.

Билгеләп үтелгәнчә, атнага Мәскәү - Казан маршруты буенча 56 даими рейс була. Санкт–Петербург - Казан маршруты буенча атнага 17 рейс көтелә.

Атнага тагын 32 рейс Мәскәүдән Түбән Камага башкарылачак.

Искәртик, апрель башында Казан аэропорты очышларның җәйге расписаниесенә күчте, ул 25 октябрьгә кадәр гамәлдә була. Бу чорда яңа рейслар ачу һәм булган юнәлешләр буенча очышлар санын арттыру планлаштырыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Бигеш» аэропортыннан июньдә Сургутка даими рейслар ачыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре