Газетага язылу

Җәяү йөрергә калмагаек: киләсе елда автомобиль базарын ни көтә?

Җәяү йөрергә калмагаек: бүген Татарстанда яшәүче һәр бишенче гаиләнең генә кредитка яңа машина сатып алу мөмкинлеге бар. Күз алдына кораб хәтле «иномарка» китерә күрмәгез! Сүз чагыштырмача арзанлы 1,3 миллион сумлык автомобиль турында бара, ди белгечләр.

Җәяү йөрергә калмагаек: киләсе елда автомобиль базарын ни көтә?

Бер яктан кесә төбе саекса, икенче яктан бәяләр котырып үсә. Соңгы биш елда гына да машина бәяләре ике тапкыр кыйммәтләнгән. Искенең кадерле чагымы? Киләсе елда автомобиль базарын ни көтә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Хәлдән килми

Казанда яшәүче Нияз Сибгатуллин яңа елга иске яңа машинада керәчәк.

– Әллә баедым, әллә бөлдем инде – белгән юк, – ди ул, уенын-чынын бергә кушып. – Элек йөргән машинам бик искергән иде. Аңа быел 14 «яшь» тулды. Яңасына дип ике-өч елдан бирле акча җыярга тырышып карадым. Соң хәзерге бәяләр белән була торган эш димени ул? Хатыным белән уйлаштык та, киләсе елга бәяләр тагын да артып китәр дип, иске машинаны саткан акчага кулда булганын өстәп, 1 миллион сумга 2016 елгы машина сатып алдык. Ә кредит түләп бару безнең хәлдән килми. Безгә аны бирмәячәкләр дә, чөнки яңа гына алган кредитыбыз бар инде.

Машина хәрәкәт итү чарасы булудан бигрәк, элеккеге кебек зиннәтлелек билгесенә әйләнмәгәе. «РИА Новости» агентлыгы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, бүген илдә яшәүче гаиләләрнең 20,5 проценты гына 1,3 миллион сумлык машинаның кредит йөген тартып бара ала. Татарстан – әлеге рейтингның 18 нче баскычында. Бүген республикада яшәүче гаиләләрнең 22,8 проценты кредитка 1,3 миллион сумлык автомобиль сатып алырга мөмкин. Ә 2,9 миллион сумлык автокредит түли алучылар – 6,4 процент.

 Исәп-хисап ясау өчен гаиләләрнең 2024–2025 еллардагы керемнәрен алганнар. Әлеге акчадан салымнарны һәм төбәктә җан башына туры килгән яшәү минимумын алып атканнар да, калган сумманың яртысы машина кредитын түләү һәм аны карап торуга (КАСКО, ОСАГО, бензин, кышкы резина сатып алу, машинага техник хезмәт күрсәтү һ.б.) тотылачак дип фаразланган. Автомобиль өчен беренче кертем – 20 процент, кредит – 3 елга.

Рейтингта безнең күршеләр – Амур (17 нче урында) һәм Иркутск өлкәләре (19 нчы урында). Исемлек башында исә Ямал-Ненецк автоном округы. Биредә яшәүче гаиләләрнең 57,8 проценты 1,3 миллион сумлык машина кредитын «ых» та итмичә түләп бара ала. Мәскәү – бишенче, Санкт – Петербург – унберенче урында. Ил башкаласында гаиләләрнең 42,1 процентының, төньяк башкалада 31,1 процентының арзанлы машина кредитын түләрлек акчасы бар. Иң азакта – Ингушетия (1,9 процент). Ә 2,9 миллион сумлык автокредит түләргә хәленнән килгән гаиләләр ил күләмендә дә 6,6 процент кына. Шуңа күрә аларны аерым санап та тормыйк.

Ихтыяҗ үзгәрә

«Автостат» китергән саннардан күренгәнчә, соңгы биш елда илдә машина бәяләре ике тапкыр арткан. Бүген заводтан чыккан автомобильнең уртача бәясе 3,54 миллион сум тора. 2025 елның 11 ае нәтиҗәләренә караганда, илдә яңа машина сату күләме 17,8 процентка кимегән. Ел башыннан бирле 1,19 миллион яңа автомобиль сатылган. Бу урында шуны да искәртик: быел хуҗалы булган машиналарның һәр икенчесе диярлек 2023–2024 елларда җитештерелгән. Ә менә ноябрьдә машина сату күләме 5 процентка арткан. Бер ай эчендә илдә 127,9 мең яңа машина сатып алганнар. Соңгысын белгечләр декабрьдән утильләштерү җыемын арттыру белән бәйләп аңлаткан.

Иң күп сатылган маркалар:

LADA

Haval

Tenet

Geely

Belgee

– Автомобиль базары акрынлап үзгәрә, – ди башкаладагы автосалоннарның берсендә сәүдә буенча менеджер булып эшләүче Рөстәм Насыйбуллин. – Кытай машиналарын сату күрсәткече кими. Моны рәсми саннар да дәлилли. Кайбер мәгълүматларга караганда, узган ел белән чагыштырганда, бүген автомобиль базарында андый машиналар саны 10–12 процентка кимрәк теркәлгән. 2022–2023 елларда чит ил автомобиль җитештерүчеләре илдән киткәч, алардан бушап калган урынны Кытай машиналары тиз генә яулап алырга тырышты. Шуңа күрә сату күрсәткечләре үсте. Хәзер исә моңа кадәр читтән кайткан модельләрне үзебездә җыю эшен җайга салдылар. Параллель импортка да ихтыяҗ зур. Кытай машиналары бетми, ә сайлау мөмкинлеге арта.

Ул арада «АвтоВАЗ» җитәкчесе Максим Соколов Кытай җитештерүчеләреннән зарланган. «Без сатып алучыларга кирәк булган кадәр автомобиль җитештерергә әзер. Тик бәяләргә килгәндә, Кытай автомобиль җитештерүчеләре быел бөтен мөмкин булган чикләрне узды. Машиналарга 1 миллион сумга кадәр ташлама ясыйлар. Әмма бу очракта да «LADA»лар арзанрак тора», – дип белдергән ул.

Сатып алучы өчен көрәштә чынбарлык турында онытырга ярамый, ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

– Халыкның сатып алу мөмкинлеге кими. Беренчедән, бу төп ставканың артуына һәм банклар тарафыннан кредит рәсмиләштерүне катлауландыруга бәйле. Икенчедән, 2025 елның 1 декабреннән утильләштерү җыемын арттыру бәяләргә бик нык тәэсир итте. Шуңа күрә рульдәгеләр бар булганында йөреп торуны кулайрак күрә яки кулланышта булган машиналар базарына күчә. Ә анда отышлы тәкъдимнәр күбрәк. Бу яңа автомобильләр сатуны, шул исәптән Кытайныкыларын да тоткарлый, – ди белгеч.

Статистика мәгълүматларына караганда, кулланышта булган машина базарында автомобильнең уртача бәясе 1,3 миллион сум тора. Соңгы биш елда алар ике тапкыр диярлек кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта, кулланышта булган машиналарның уртача «яше» 15,5 тән узып киткән. Быел автомобиль паркында 10 «яшь»тән өлкәнрәк машиналар саны 78 процентка җиткән. Соңгы дүрт елда гына да автомобильләр 4 елга диярлек «картайган».

«Көтүдән файда юк»

Автомобильләр сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов әйтүенчә, рульдәгеләр барыбер машинадан баш тартмаячак.

– Бүген арзанлырак булган яңа машиналар турында сөйлибез икән, күз барыбер «LADA»га төшә, – ди ул. – Үзебездә җитештерелгән автомобильләргә дәүләт программалары да гамәлдә. Шуңа күрә күпчелек салоннан «LADA»га утырып кайтып китә.

Зөлфәт Галимов фикеренчә, банктан бурычка алган очракта, 1,3 миллион сум акча да әз түгел. «Күпчелек машинаны кредитка ала. Ә автокредит буенча процент ставкасы 25 процентка кадәр җитә. Тик яхшырак вакытны көтүдән файда юк. Чөнки машиналар айлап түгел, көнләп кыйммәтләнә. Ел азагында бәяләргә утильләштерү җыемының артуы бик нык тәэсир итте. Күз алдына гына китерегез: аерым маркалар буенча элек 3–5 мең сум тәшкил иткән утильләштерү җыемы хәзер миллионнар белән чутлана. Шуңа күрә сез тиешле сумманы җыеп бетергәнче, бәяләр тагын да ныграк үсәчәк. Сатып алучыларга да шулай дип аңлатабыз», – ди ул.

Киләсе елда машиналы булырга теләүчеләрне ни көтә дип тә кызыксындык сатучыдан. «Бәяләр кайчан да булса үсүдән туктар дип көтеп утырасы юк, – ди Зөлфәт Галимов. – Өстәвенә кредит рәсмиләштерүне дә катлауландыралар. Бүген банкларга бурычка акча алырга дип мөрәҗәгать иткән өч кешенең берсенә уңай җавап килсә, шул да зур шатлык инде. Ничек кенә булмасын, кәефне төшермик. Машина бәяләре генә түгел, бөтен тормышыбыз кыйммәтләнә бит. Ә безнең халык авырлыкларны күтәрә белергә һәм кыенлыкларга яраклашырга өйрәнгән. Зур булмаган хезмәт хакы алып эшләгән килеш тә, булдырам мин, дип бездән яңа машинага утырып кайтып киткән кешеләргә аптырап та куябыз кайчак».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре