– Чык әле үз дөньяңнан! Күпме язарга була? Әнә тегеннән су ага... – ди.
«Слесарь чакыр!» – дип уйлап куям. Тик моның кыйбатка китәсен чамалап, урынымнан кузгалам. Чөнки мин көне буе язганга тигән гонорарны гади бер сантехник унбиш минутта алып китә. Минем язучы буларак сантехник хәтле дә весым юк. Илемме, дәүләтемме, газиз хөкүмәтемме шул хәлгә куйган. Мин аларны мактап та, хурлап та тормыйм инде... Тавыш-тынсыз гына яшәргә тырышам... Кайбер заманнарда язучыларның күзен дә төртеп тишкәннәр, кулын да сугып сындырганнар, үзләрен дә зинданга ябып куйганнар. Хәзер алай итмәгәннәренә сөенеп яшим. Сөенмичә булмый... Минем сөенергә генә хакым бар...
Борасын борып, алай гына булмаса, кибетләрдән әйбер алып кайтып төзәтеп куям. Сөенәм үземчә. «Яхшы итеп эшләдем, матур килеп чыкты. Аллага шөкер!» – дип, Аллага да рәхмәт әйтеп алам. Чөнки мин бөтен слесарь эшен дә белеп бетермим бит инде, булдыра алганына рәхмәтле булырга кирәк. Шуннан хатын күзен төбәп тора:
– Кер машинасын тоташтырсам ярыймы? Табак-савыт юу апаратын эшләтсәм ярыймы?
Мин үз эшемнең хаклыгына бик икеләнеп торам да көр тавыш белән җавап бирәм:
– Куш. Әйбәт булырга тиеш.
Хатын бу сүзне яратмый.
– Төгәл әйт син, – ди. – Әйбәт булырга тиеш икәнен аның мин дә беләм, син дә беләсең. Песи дә кайнаган сөт эчәргә тиеш. Тиеш нәрсәләр күп...
Ә төгәл генә әйтеп булмый... Кайчагында нәрсәсендер бераз тыгызларга, төзәтергә туры килә. Кайдан су агып чыга... Кайдадыр нәрсәдер тыгылган була... Нигездә әйбәт кенә инде...
Мин кайчагында аш пешерәм. Монысы авылда чакта. Мин әллә нәрсәләрне кушып, гомердә булмаганча итеп эшләп карыйм. Шуннан кайчагында яндагылар да сорап куя:
– Бу ашыңны әллә ничекләр кыландырып бетердең инде, әйбәт булыр микән?..
– Әйбәт булырга тиеш! – дим.
Әйбәт булырга тиеш. Чөнки мин аны гел бер төрле генә аш булмасын дип, интернеттан алган рецептлар буенча пешердем. Тик мин аны беркадәр үземчәләтәм. Кайчагында тавыкларга бирерлек кенә килеп чыга. Ә күп вакытта әйбәт була. Шуңа мин һәрвакыт бер төрле җавап бирәм:
– Әйбәт булырга тиеш!
Кем дә бик өнәп бетерми:
– Әйбәт булырга тиеш нәрсәләр күп ул, тик син нәрсә эшләдең?
Мин нәрсә генә эшләсәм дә, әйбәт булырга тиеш дип тотынам, шулай дип уйлыйм. Күп вакытта шулай килеп чыга. Әле менә бер тимерне кискәндә... Ну, мин болгарка белән эшли белә торган кеше түгел бит инде... Мин бу дөньяда гел үзем белмәгән эшләр белән шөгыльләнәм... Югыйсә мин – гел язып кына утырырга тиешле кешемен. Минем кебек беркем дә язалмый... Үзем шулай уйлыйм... Теге анекдоттагы кебек инде...
Берәү шәһәр урамы буйлап бик талантлы бер шагыйрьнең йортын эзләп бара икән. Шуннан урам тутырып йөри торган милиционерларның берсеннән сораган бу:
– Где живет поэт Фәлән Фәләнов?
Милиционер күз дә йоммый җавап биргән:
– А-а, тот самый великий поэт что ли?
Шуннан теге кеше аптырауга калган:
– А вы откуда знаете, что он великий?
– Он сам сказал.
Менә шуның шикеллерәк инде... Әле менә болгарка белән тимер кискәндә аякка бер кыйпылчыгы кадалды. Тартып чыгардым да бәйләп куйдым. Әйбәт булырга тиеш...
Шуннан язарга утырдым...
Без, язучылар, барыбыз да үзебезне зур дип уйлыйбыз. Зур нәрсәләр язабыз, дип уйлыйбыз. Тик кешеләрнең генә татар язучыларына артык исе китми. Я безне юк дип уйлыйлар, я икенче сортлы дип...
Тик мин – язучы. Мин һәр әсәремне бер генә девиз белән язам: «Әйбәт булырга тиеш!» Сез укыган булсагыз, аның әйбәтлеген үзегез дә чамалыйсыз инде. Яки чамаламыйсыз...
Яхшы әдәбият тудыру өчен талантлы язучы гына җитми, аның укучысы да әйбәт булырга тиеш... Язучы ул илсез дә үрчи ала, ә укучы зур булсын өчен дәүләт кирәк... Дәүләт булырга тиеш...
Әйбәт булырга тиеш...
Марат Кәбиров
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез