Газетага язылу

Әйбәтлек

Җинаятьчегә әйләнергә яки төрмәгә утырырга беркайчан да соң түгел. Бу синең әйбәтлегеңә дә, җинаять кылмавыңа да карамый. Кем әйтмешли, статьясы табыла инде.

Бу абзый да начар кеше түгел инде. Таза гәүдәле, тулы йөзле, ихлас күңелле кеше. Авылда мал врачы булып эшли. Сыер-сарык асраган кешеләр аны маллары чирләп киткән саен чакыралар.

Ул көн дими, төн дими килә. Кулыннан килгән ярдәмне күрсәтеп китә. Рәхмәт әйтеп, мәңге онытмам, дип калалар. Мал чалырга кирәк булса да, аңа эндәшәләр. Беренчедән, кул арты яхшы. Халык шулай ди инде. Аннан чалдырсаң, калганнары үрчемле була, дип сөйлиләр. Ите дә йомшак, тәмле була, диләр. Чиста күңелле кеше эшләсә, шулай була икән. Болары чынлап та дөреслекме, әллә авыл халкының теләген чагылдыра торган күренешме – әйтеп булмый. Икенчедән, ул беркайчан да баш тарта белми. «Юк шул, апа, кулым авырта, булмый...» яки «Фәлән җиргә барасым бар иде», – дип кенә әйтәсе бит инде. Юк, бу алай дия белми. Үзенең кырык эше кырылып ятса да ризалаша.

Менә бу юлы да шулай килеп чыга. Егет булып җиткән улы белән генә яшәүче бер тол ханым сарык суярга чакыра. Бу ризалаша. Килә. Сарыклары икәү булып чыга. Бу оста кеше бит инде, тиз арада эш итә дә өйгә кереп чәйләп-мәйләп тә тормыйча эшенә китә. Итләрне ташыганда гына, мунча алдына кергәч, анда тагын ике сарык башы ятканын күреп, сорап куя:

– Сез мал асрамыйсыз түгелме соң ул... Сатып алдыгызмыни?

– Малай уборка вакытында фәлән авылга чыгып эшләде бит, – дип җаваплый хатын. – Акчалата түгел, мал башы белән түләгәннәр.

Ир төпченеп тормый инде. Малае чынлап та уңыш җыю чорында күрше колхозда йөрде, акча – дефицит, сарыкларны бетереп киләләр – аптырарлык берни юк.

Тик берничә көннән моңа повестка килеп төшә. Полициягә чакырганнар. Гаҗәпкә кала инде. Ни булганын ачыкларга дип барса, ябып та куялар. Моны, урлап, сарык суюда гаеплиләр икән. Бу яшереп тормый инде:

– Әйе, суйдым, – ди. – Мал врачы булгач, мин авылдагы барлык сугымга да йөрим. Кем чакырса, шуңа барам.

Тикшерүче басым ясый инде нык итеп. Аңа да өстән кушалар бит, тизрәк җинаятьчене табуны таләп итәләр. Ә монда әзер кандидатура.

Дәүләт законнары буенча да, тормыш кануны буенча да барысы да туры килә бит инде. Сарыкны ул суйган. Кеше сарыгын, урланган малны. Белмичә эшләгән, әлбәттә. Тик анысы мөһим түгел, наданлык җаваплылыктан азат итми.

Теге ханымның улына сарыкларны күрше колхоздан бирмәгәннәр икән. Ул аны тирә-як авыллардан үзе эләктереп алып кайткан. Бер-ике сарык алып кайта, чалып эш итәләр дә район үзәгеннән килгән танышларына биреп җибәрәләр. Тегесе райүзәктә аны базарга тапшыра. Шундыйрак схема белән эшли торган авыл мафиясе, кыскасы. Оешкан җинаять төркеме. Соңгы бер-ике ай эчендә генә болар, тирә-як авыллардан урлап, илледән артык сарык суйганнар икән...

Бу абзый да шул төркемнең бер әгъзасы булып чыга хәзер. Ничәдер көн камерада яткач, дус-танышлары адвокат яллый. Чыгарып җибәрәләр. Шуннан үзенең гаепсезлеген дәлилләү өчен адвокат ялларга туры килә. Тик адвокатлары йомшаграк булып чыкканмы, акчаны азрак түләгәннәрме – барыбер ару гына штраф чәпиләр. Сөенә инде теге штраф белән генә котылып калуы өчен.

Менә шундый хәлләр. Үзенең чираттагы әйбәтлеге өчен бу абзыйга фәлән йөз мең акча чыгарып, ике-өч ай буе ут эчендә яшәргә туры килә.

Ә сез: «Начарланды хәзер кеше, бер-берсенә яхшылык эшләргә атлыгып тормый», – дисез...

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре