Айдар Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Без авыр чакта һәрвакыт берләшә белдек. Хәзер дә шундый вакыт. Минемчә, без бу чорны уңышлы узачакбыз. Тотрыклылык һәм үсешкә басым ясалды. Президентыбыз Юлламасында республиканың нәтиҗәле үсеше өчен нигез булып торган төп юнәлешләр билгеләнде. Болар – суверен, нәтиҗәле икътисад, милли кыйммәтләр, икътисадтагы барлык тармакларның үсеше. Минемчә, җәмгыятьнең берләшүе – Юлламада яңгыраган төп фикерләрнең берсе. Хәзер һәр гамәл берләшеп башкарылырга тиеш. Республика Россия субъектлары арасында күп кенә тармаклар буенча алдынгы санала. Минем шигем юк: Президент атаган нәтиҗәле икътисад нигезен тәшкил иткән төп кыйммәтләр безгә алга таба үсештә булырга ярдәм итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез