«Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны барышы белән «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә танышты. Ул матбугат чараларының бу елны ничек эшләве һәм гаилә темасын ничек яктыртуы турында әйтте.
- Россиядә игълан ителгән Гаилә елына зур игътибар бирелде. Күпбалалы, матур гаиләләр, буыннар бәйләнеше турында күп күрсәттек, күп яздык. Бу – мөһим һәм кирәкле эш. Гаилә – илнең нигезе, - диде ул.
Айдар Сәлимгәрәев үз гаиләсендәге традицияләр турында да сөйләде.
- Гаиләбезнең берничә буыны, гадәттә, Сабан туйларында бергә җыела. Яңа ел кичен һәркайсыбыз үз өендә каршылый. Әмма 1-2 гыйнвар көннәрендә бергә җыелабыз, - дип җавап кайтарды ул «ВТ» хәбәрчесе соравына. - Пилмәнне дә кул белән бөгәбез, әлбәттә. Шулай ук Яңа ел алдыннан бер көн бергәләшеп винегрет салаты да ясыйбыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез